С целью оценки уровня финансовых знаний во всех регионах и привлечения внимания к важности вопросов повышения финансовой грамотности ежегодно при поддержке Агентства стратегических инициатив проводится Всероссийский онлайн-зачет по финансовой грамотности. В прошлом году Республика Татарстан заняла первое место в Российской Федерации, показав максимальную активность среди как населения (более 90 тысяч человек), так и предприятий (порядка 2 300 субъектов МСП).
Барлык төбәкләрдә дә финанс белемнәре дәрәҗәсен бәяләү һәм финанс грамоталылыгын арттыру мәсьәләләренең мөһимлегенә игътибарны җәлеп итү максатыннан, стратегик инициативалар агентлыгы ярдәмендә ел саен финанс грамоталылыгы буенча Бөтенроссия онлайн-зачеты уздырыла. Узган елда Татарстан Республикасы халык арасында (90 меңнән артык кеше) һәм предприятиеләр арасында (2 300 КУЭ субъекты) максималь активлык күрсәтеп, Россия Федерациясендә беренче урынны алды.
Быел финанс зачеты 30 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр үткәрелә. Тестны узу өчен бер сәгать вакыт бирелә. Шәхси зачетны берничә тапкыр узарга мөмкин-омтылышларның саны чикләнмәгән. Финанс зачетында катнашу https://finzachet2021.ru/ сайтында үткәрелә.